Иске китаплар

Догалы китаплар нәшрияты

Бүгенге көндә республикада унга якын нәшрият уңышлы гына дини китаплар нәшер итү белән шөгыльләнеп килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” (гарәпчәдән “тынычлык, иминлек” дигәнне аңлата) нәшрият йорты алардан кай ягы белән аерыла соң? Гомумән, бүгенге көндә дини-догалы китапларны бастыру, тарату эше ни рәвешле алып барыла?

Мәгълүм булганча, “Хозур” күңелләрне рухи яктан баету һәм Ислам кыйммәтләрен тарату нияте белән 2013 елда оештырылды.

Биредә һәр дини китап Татарстан мөфтиятенең экспертлар шурасы хуплавы белән басыла. Ягъни, басмалар укучылар кулына барып җиткәнче дин белгечләре тикшерүен уза. Бүгенге көндә дингә кагылышлы мәгълүмат һәм өйрәтүләр күп төрле, шуңа күрә китаплар чыгарганда аеруча сак булу сорала.

“Хозур”ның, бигрәк тә яшьләрне күз алдында тотып, үзенең интернет сайтларын ачуы, башкалар белән чагыштырганда нәшриятның үзгә ягы булып тора. www.huzur.ru сайтында нәшрият йортының барлык интернет-проектлары, китаплары һәм полиграфия продукциясе тәкъдим ителә. www.darul-kutub.com электрон китапханәдә исә инкыйлабка кадәр дөнья күргән татар дин әһелләренең, шулай ук бүгенге авторларның 240 китабының электрон варианты урын алган. Алар арасында Мисырда, Һиндстанда, Пакыстанда, Япониядә татарчадан гарәпчәгә тәрҗемә итеп басылганнары да, иске татар имлясында дөнья күргәннәре дә бар.

Биредә Риза Фәхретдинов, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Мөхәммәд Әмин бин Габдулла, Әбделкаюм бине Әбдүнасыйр, Шейхелислам бине Әсадулла, Муса Бигиев, Габдрахман Карабаш һәм башка дин галимнәре хезмәтләренең электрон нөсхәләрен табарга мөмкин.

Электрон китапханә булдыру ул, рухи мирасны китапханәләр киштәләреннән, архивларыннан интернет аша өйгә, эш өстәленә китереп куюга тиң. Бу эшне нәшрият КФУ, РИИ китапханәләре белән хезмәттәшлек итеп алып бара. Шулай ук хәзрәтләр чит илләргә сәфәрләре кысаларында төрле очрашуларда татар дин галимнәренең инкыйлабка кадәр чыккан, таралган җыентыклары белән даими кызыксыналар һәм аларны республикага алып кайту җыен карыйлар.

Әлбәттә, рухи мирасны торгызу, иң беренче чиратта, бабаларыбыз китапларын нәшер итүдән һәм хәзерге буынга җиткерүдән гыйбарәт. Бер караганда бу эшнең авырлыгы юк та кебек — тирән гыйлем тупланган әзер әсәрне бастыр гына! Болай әйтү җиңел, ә чынлыкта бит әле аны иске татар имлясыннан яки гарәпчәдән тәрҗемә итәргә, бүгенге укучы аңлый алырлык телгә күчерергә кирәк. Монда, әлбәттә, шушы эшкә махсуслашкан тел белгечләре, тәрҗемәчеләрне табу мөһим. Кызганыч, бүгенге көндә бу өлкә белгечләре бармак белән генә санаулы. Шул ук вакытта иске китапларны компьютерда җыю, яңа китап рәвешенә китерү мәшәкате өстәлә. Шуннан соң гына әле бастыру турында сүз барырга мөмкин.

Изге китаплар һәм догалыклар, нигездә, киң катлам укучыга тәкъдим ителсә, дини хезмәтләр арасында исә бары тик тар даирә, ягъни Исламны тирәнтен өйрәнүче шәкертләр, мөгаллимнәрне, хәзрәтләрне күз алдында тотып бастырылганнары да бар. Әйтик, кайбер басмалар махсус белгечләрне җәлеп итеп һәм зур чыгымнар түгеп әзерләнә, әмма аларны нәшер итү тиражы 500дән дә артмаска мөмкин, чөнки ул китап әсбап буларак бары тик мәдрәсәләргә генә кирәк. Нәшриятчылар исә яхшы белә, кечкенә тираж китапны бастыру чыгымын да, мәшәкатен дә капламый. Шуңа да карамастан, “Хозур” өчен республика мәдрәсәләрен дәреслекләр, уку әсбаплары белән тәэмин итү иң тәүге бурычларның берсе булып тора.

Китаплар бастырудан тыш “Хозур” нәшрият йортының тагын бер эш юнәлеше – басма матбугат чыгару. Аерым алганда сүз, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетлары һәм “Шура” альманахы турында бара. Әлеге газетлар мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә бушлай таратыла. Махсус имамнар өчен дип гамәлгә кыелган альманахка аерым тукталасы килә. 2014 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә әлеге тарихи басма янә нәшер ителә башлады.

Яңа басманың тәүге санында исә мөфти Камил хәзрәт “Шура”ның бүгенге көндә дә кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте.

“Татар халкы тарихы, милли үзаңы, татар әдәбияты тарихы, шулай ук башка мөселман төрки халыклары турында сүз барганда бик еш кына “Шура” исемле журнал телгә алына. Быел, ягъни 2013 нче елны, күп кенә дини мәсьәләләр яктыртылган “Шура” журналы чыга башлауга 105 ел тулды. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мондый төр басмага ихтыяҗ гаять зур, чөнки ислам дине җәмгыятебезгә көннән-көн ныграк үтеп керүен дәвам итә һәм, шул рәвешле, тормыш-көнкүреш алга киткән саен, дин белгечләре алдына хәл итәсе күп кенә мәсьәләләр килеп баса”, — диелә хәзрәтнең журналга урнаштырылган кереш сүзендә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Шура” дин әһелләре өчен өстәл альманахы буларак тәкъдим ителде. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре кертелә. Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рөстәм хәзрәт Батыр, Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка дин әһелләренең дингә кагылышлы мәсьәләләрне аңлаткан тирән мәгънәле язмалары да укучыларны битараф калдырмый. Танылган татар галимнәренең фәнни мәкаләләре исә татар халкы Ислам тарихын өйрәнүгә зур этәргеч булып тора. Инкыйлабка кадәр “Шура”да басылган мәкаләләре дә бүгенге заман укучыларында зур кызыксыну уята.

“Хәнәфи мәзхәбенең дәлилләре”, “Динебез- Ислам дине”, “Дин гыйлеме”, “Фән”, “Әңгәмә”, “Публицистика”, “Сорау-җавап”, “Мирасыбыз”, “Догалар” дигән рубрикалардан тыш, “Әдәбият” сәхифәсе тәкъдим ителүе дә сөендерә.

Бүгенге көндә дини китапларга ихтыяҗ зур. Халык вәгазь, хәдис, дини риваятьләр җыентыкларын, гыйбадәтләрне башкаруны өйрәткән китапларны сорый. Самара, Төмән кебек Россия төбәкләре шәһәрләреннән татарча китаплар эзләп мөрәҗәгать итәләр, имамнары исә “Шура” журналын Россия күләмендә таратуны сорый. Үзебезнең республиканың татар авылларына да татар китаплары килеп җитмәү ачык күренә. Бу хактагы фикерләрне районнарга сәфәр кылганда еш ишетергә туры килә.

Менә шушы ихтыяҗны күздә тотып, нәзарәт тарафыннан мөхтәсибәтләр мәчетләрендә “Хозур” китап киштәләрен булдыру турында карар кылынды.

Шулай ук меңләгән милләттәшләребез җыелган Болгар җыены кебек олуг чараларда дини китап ярминкәләрен үткәрү тормышка ашырыла башлады. Әйтик, Болгарда узган үткән ярминкәдә «Хозур», «Иман», «Рисалә», «Умма», «Мир» һәм башка нәшрият йортларының китаплары, видео һәм аудиодисклары тәкъдим ителде. Гадәттә, дини китаплар сату оештырылган шатырдан иртәннән алып, җыен тәмамланганчыга кадәр халык өзелми. Дини китап ярминкәсе бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул итүгә багышлап үткәрелә торган җыенны рухи яктан тагын да баетты дип әйтергә мөмкин. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган имамнарның Болгардан Мәрҗани, Ялчыгол кебек татар дин галимнәре китапларын җыеп китүләре үзе бер күңелле вакыйга итеп кабул ителә.

Быел “Хозур” нәшрият йорты 21 майда уздырылачак Болгар җыенында өченче мәртәбә Россиякүләм дини китаплар ярминкәсен оештырыр дип көтелә. Бу исә догалы китапларны халыкка җиткерүнең күркәм бер юлы булып тора.

Айзирәк Гәрәева, “Безнең мирас”

МИЛЛӘТ || NATION

30 записей ко всем записям

Сез, ата-ана буларак, балага “китап җене” кагылуын күреп сөенәсез, аның мәктәп программасына кертелгән мәҗбүри әдәбиятны укып чыгуына шатланасыз, ләкин аның үсеше өчен тагын нинди китаплар тәкъдим итәргә соң, Показать полностью… дигәч, югалып калырга да мөмкин. “Гаилә һәм мәктәп” журналы, бу хакта уйлангач, “Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап” исемлеген төзеп караган.

Бу эштә әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов ярдәм иткән (башка әдәбиятчылар мондый җаваплылыкны үз өстенә алудан баш тарткан). Бу исемлекне бер куйган идем инде. #китапукучытатар_исемлек
Шуның нигезендә үзем укыйсы килгән авторлар исемлеген төзедем.
1. Гамил Афзал
2. Мирсәй Әмир
3. Илдар Юзеев
4. Фәүзия Бәйрәмова
5. Ренат Харис
6. Нурихан Фәттах. Кичү
7. Лена Шагыйрьҗан
8. Зөлфәт Хәким
9. Зиннур Хөснияр
10. Фәнис Яруллин. Урман кызы.

11. Ләбиб Лерон
12. Шәйхи Маннур
13. Габделхәй Сабитов
14. Рафаил Төхфәтуллин
15. Равил Фәйзуллин. Якты моң
16. Сибгат Хәким.
17. Айдар Хәлим
18. Мөдәррис Әгъләм
19. Харрас Әюп
20. Рабит Батулла

21. Салих Баттал
22. Әхсән Баян
23. Гомәр Бәширов
24. Миргазиян Юныс. Табу һәм югалту
25. Разил Вәлиев.
26. Факил Сафин
27. Наис Гамбәр. Ачык калган тәрәзәм. 28. Фоат Садриев. Кыргый алма әчесе.
29. Аяз Гыйләҗев. Йәгез, бер дога.
30. Ркаил Зәйдулла

31. Зөлфәт
32. Хисам Камал
33. Зиннур Мансуров
34. Туфан Миңнуллин
33. Фәрваз Миңнуллин. Балта явызлар кулында
34. Мөхәммәт Мирза
35. Газинур Морат
36. Рафаэль Мостафин
37. Ринат Мөхәммәдиев
38. Әхмәт Рәшит

Бер китап тарихы

Тукай, халкын олылап, милләт өчен борчылып язган әсәрләре белән генә түгел, ә һәр гади кешегә дә аңлаешлы өр-яңа әдәби телгә нигез салуы белән дә тарихка кереп калган шәхес. Аның беренче китаплары гарәп графикасы белән басыла, тиражы да әллә ни күп булмый.

Нинди бәхет: шул үлемсез китапларның бер нөсхәсе минем кулыма да килеп керде. Аны миңа Төбәкне өйрәнү музееның штаттан тыш хезмәткәре, Югары Кыерлыда яшәүче Нуретдин Имамиев биреп торды. Китап аңа очраклы гына килеп ирешә. Инде узган гасырның 80нче елларыннан бирле тарих белән кызыксынучы, төрле иске китап, документлар җыючы якташыбыз 2013 елда Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә яшәүче туганнан туган сеңлесе Роза янына кунакка бара. Роза аңа 60-70нче елларда Сосновкада мулла булып эшләгән, 1906-1992 еллар аралыгында яшәгән әтисе Салихҗан Шакирҗановтан калган бер китапны күрсәтә. «Кечкенә вакытта озын кичләрдә, әти гел шул китаптан төрле шигырьләр, әкиятләр укый иде. Без Тукай әсәрләре белән тәрбияләнеп үстек», — ди. Тик китапның аңа ничек килеп эләгүен әйтә алмый. Салихҗан бабай Тукай китабын күз карасыдай сак­лый, кызына да кадерле ядкарь итеп тотарга кушып калдыра.

Китап кулыма эләгүгә, миндә күп сораулар туды: кайчан басылган, нинди шигырьләр кергән, ничек Сосновкага барып эләккән? Сорауларыма бераз ачыклык кертү өчен, шәһәребез мәдрәсәсенә киттем. Ярдәмгә Мамадыш мәдрәсәсендә директор урынбасары булып эшләүче Ранил Талипов килде.

Китап Габдулла Тукайның әсәрләр җыелмасы булып чыкты. Ул 1914 елда Казанда чыккан. Китапның титул бите төшкән, күрәсең, кулдан «Атаклы шагыйребез Кушлавыч авылының Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаевның Мәҗмугаи асаре» дип язылган. Алгы битенә Тукайның 1910 елда төшкән, сирәк очрый торган фотосурәте куелган. Аңа шагыйрь үз кулы белән «Кыйтга» (1913) шигыреннән бер өзек язган:
Кайтмады үч, бетте көч,
сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

Китапта шулай ук Тукайның үләр алдыннан төшкән фотосурәте дә урын алган.

Китап авторның үзе турында язган «Исемдә калганнар»ы белән башланып китә.

«Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Бала белән күбәләк», «Пар ат», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек күп кенә әсәрләренә күләмле булмаган рәсемнәр ясалган. «Су анасы»н шагыйрь 1908 елда яза һәм «Бер авыл малае авызыннан» дип билгеләп китә, димәк, ул аны элегрәк халык авыз иҗаты белән кызыксынып авылдан авылга йөргәндә ишеткән. Шулай ук Тукай «Пар ат» шигырен Лермонтовның «Тройка»сын укуы тәэсирендә язганлыгын әйтеп үтә.

Танылган әсәрләре белән беррәттән, «Ишек бавы», «Гашыйк», «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өмитләре», «Васыятем» кебек күп әсәрләре дә кергән. «Проповедь» («Вәгазь») шигыре русча бирелгән һәм Абдулла Тукаевтан дип язылган.

Мин Ранил хәзрәттән бу әсәрләрнең бүгенге тексты белән ул вакытта, чын Тукайча басылуы арасында аерма бармы икәнен һәм телче буларак бәяләмә бирүен сорадым.

— Эчтәлеге, текст язылышы шул ук, — диде ул, — тик кайбер сүзләр искечә язылган. Мәсәлән: моны-боны, ачты-ачыры, суккалап-сукгалап, шатлык-шадлык, җирем-йирем һ.б. гарәп, фарсы теленнән күчкән алынма сүзләр.

Китапны ничек әзерләве, китапка кергән әсәрләре өстендә ничегрәк эшләве турында Тукай «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсендә язып калдыра. Аны татар дөньясында бик популяр булган һәм шагыйрьнең һәр язылган шигырен чыгарып барырга тырышкан «Кояш» газетасы 1913 елның 18 март санында бастырып чыгара. «Тиз арада үзем браковать итмәгән һәм үзем яраткан шигырьләрдән җыеп 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем», — дип яза Тукаебез.

Ул ашыга, кабалана, ни өчен дигәндә, 1913 елның ел башыннан, бераз чигенеп торган авыруы көчәеп китә (туберкулезның соңгы формасы) һәм шагыйрьгә дуслары тизрәк дәваланыр­га кереп ятарга кушалар. Аерым-аерым басылган шигырь, әсәрләрен бербөтен басма итеп күрергә хыялланган шагыйрь бу эшне Клячкин хастаханәсенә керер алдыннан төгәлләргә тели. Ялгыз эшләү аның сәламәтлеген начарайта, болай да хәлсез организмының соңгы көчләрен ала. «Ике-өч төн йокламыйча, мәҗмугаи асаремне тәртипкә салдым, шул мине бөтенләй эштән чыгарды», — дип сөйли ул хастаханәгә хәлен белергә килгән дусты Шиһап Әхмәровка. Хастаханәдән дәваланып чыгарга, бераз булса да яшәргә өметләнгән Тукай китабын аннан чыккач та бастырырга уйлый. Шуңа күрә, язган мәкаләсен дә «Уянгач беренче эшем» дип атый, ягъни терелеп чыккач та беренче эше итеп, үз куллары белән тупланмасын чыгарырга тели. Ни кызганыч, ни үкенеч: кечкенәдән салкын тидереп үпкә авыруыннан интеккән, җирсез, өйсез, гаиләсез, салкын бер номерда яшәп, көнен-төнгә ялгап иҗат итүче Габдулла Тукай көннән-көн сула бара. Клячкин хастаханәсенә 10 мартта (искечә — 26 февраль) кереп яткан шагыйрь 15 апрельдә (искечә 2 апрель) инде дөньядан китә.

Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре»н — ягъни, үзе әзерләп калдырган беренче тупланмасын ХХ гасыр башының танылган галиме, тел белгече, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Тукайның дусты Җамалетдин Вәлиди 1914 елда 463 битле итеп туплап, үзенең кереш сүзе белән, Казанның Шәрәф типографиясендә бастырып чыгара. Ул әллә ни үзгәрешләр кертми: Тукай әзерләгән әсәрләргә рәсемнәр өстәлә, шагыйрьнең берничә фотосурәте куела. Вәлиди басманы тизрәк дөньяга чыгарырга тели, ник дигәндә, шагыйрьнең үлеменә бер ел була һәм ул шул рәвеш­ле дустының хыялын тормышка ашырырга уйлый. (1918 елда шул ук автор тарафыннан икенче басма дөнья күрә. Монысында «Исемдә калганнар» повесте «Алтын әтәч» поэмасы белән алмаштырыла. Кереш мәкаләдә һәм 1923 елда «Мәгариф» журналының 3-4нче саннарында басылган «Тукайның шагыйрьлеге» исемле хезмәтендә автор татар әдәбият белемендә шагыйрь иҗатын беренче мәртәбә чорларга һәм жанрларга бүлеп тикшерә һәм әдипнең гыйльми биографиясен тудыруга нигез сала. Кызганыч, гасыр башындагы күп кенә әдипләребез, галимнәребез кебек үк, Вәлиди дә репрессия корбаны була).

Китап, басылышыннан баш­лап, кем кулында гына булмаган. Бу турыда бит кырыйларына язылган искәрмәләрдән күреп була: мәсәлән, Казанда яшәүче Гыйлемхан, Илдархан (төгәл адреслары бар), Айдарово авылында яшәгән Давлетшин Гәрәйша, төрле шәһәрдән Сафин, Айдарова һ.б. Башта аны Казанда 45 сумга сатып алганнар, аннан төрле елларда бәя төрлечә булган: 1947 елда кемдер 2750 сумга сатып алган, 1948дә — 3800, ә 1951 елда бәя 6550гә җиткән. Бер битендә 1951 елның 20 гыйнварында гарәп хәрефләре белән мондый сүзләр язылган: «Мин бу китапны укыдым. Бик яхшы китап! Укымаган кешегә укырга кушам. «Укы, гыйбрәт ал».

Китапның безнең көннәргә ертылмыйча, чагыштырмача чиста килеп җитүе хуҗаларының аңа чынлап та ядкарь итеп, Тукайның мирасы итеп карауларын күрсәтә. Рәхмәт аларга!

Татарская письменность

Татарская письменность — письменность татарского языка.

Содержание

Современный алфавит

5 мая 1939 года Президиум Верховного Совета Татарской АССР принял указ «О переводе татарской письменности с латинизированного алфавита на алфавит на основе русской графики», который был утверждён Законом ТАССР от 17 августа того же года. Согласно ему был установлен единый государственный татарский алфавит в количестве 38 букв [1] . Несмотря на то, что большинство татар проживало за пределами татарской автономии, для них этот алфавит также стал обязательным к употреблению.

Первоначальный проект профессора М. Фазлуллина предполагал полный отказ от диакритики и использование диграфов: аь, жъ, нъ, оь, уь, хъ [2] . Однако такой вариант был отвергнут как крайне неудобный. После этого, по проекту Курбангалиева и Рамазанова был принят алфавит с добавлением шести дополнительных букв (Ө, Ә, Ү, и Һ были заимствованы из Яналифа, а Җ и Ң были созданы из похожих кириллических букв), используемый до сих пор.

Данный порядок букв в алфавите был закреплен в январе 1997 г. Постановлением Государственного Совета РТ. До этого дополнительные буквы Әә, Өө, Үү, Җҗ, Ңң, Һһ располагались в конце алфавита. За 8 лет до этого, в 1989 г. было принято решение о введение дополнительных букв Ққ, Ғғ и Ўў для обозначения увулярных звуков къ (q) и гъ (ğ), а также неслогового полугласного в (w). Однако это решение не было реализовано отчасти из-за ожидания скорого перехода на латиницу, отчасти из-за того, что введение этих букв полностью изменит орфографию татарского языка.

С широким распространением Интернета возникла проблема с записью текстов, вызванная отсутствием букв дополнительной кириллицы в стандартных раскладках. Одним из широко распространённых решений в Татнете было использование системы практической транскрипции Казановица. Начиная с первой версии ОС Windows XP, вышедшей в 2001 году, все последующие ОС семейства Microsoft Windows по умолчанию имеют в своём составе татарскую клавиатурную раскладку, так же как и необходимые расширенные кириллические шрифты. В настоящее время в связи с широким распространением новейших версий ОС Windows и Юникода Казановица потеряла актуальность.

На основе арабского алфавита

Волжскобулгарский (впоследствии также казанскотатарский, «татарский») алфавит на основе арабской графики использовался с X в. по 1920 г. [3] Начал применяться волжскобулгароязычными предками казанскотатарского народа, после принятия ими ислама. Получил название «иске имля» — старое письмо, в отличие от «яңа имля» — новое письмо.

Для звуков, которые отсутствуют в арабском языке, использовались дополнительные графемы [4] :

  • для звуков ң и в

Татарский алфавит на основе арабской графики (1920—1927).

Декретом СНК Татарской АССР от 19 декабря 1920 г. было уточнено и упрощено употребление арабского письма в татарском языке: изъяты некоторые буквы и знаки, введены дополнительные буквы. В ноябре 1925 г. Академцентр Наркомата просвещения ТАССР издал Постановление, согласно которому новые правила стали обязательны для применения во всех советских учреждениях, школах и татарской печати. «Янга имля» использовалось в татарском языке до 1927 г., после чего был внедрен «Яналиф» на основе латинской графики.

На основе кириллицы

Алфавит Ильминского

Первый стандартизированный алфавит на основе кириллицы для татарского языка связан в миссионерской деятельности Н. И. Ильминского, который со своими последователями видоизменил русский алфавит для языков народов Поволжья. Алфавит Ильминского использовались для христианизации татарского населения, и поэтому татары-мусульмане не использовали их.

Помимо букв русского алфавита, этот алфавит содержал буквы Ӓ ӓ, Ӧ ӧ, Ҥ ҥ, Ӱ ӱ. Этот алфавит используется по настоящее время только кряшенами, причём они до сих пор могут употреблять дореволюционное написание православных имён и буквы ять, фита и и десятеричное [5] .

На основе латиницы

Первые попытки латинизации

В 1908—1909 годах татарский поэт Сагит Рамиев начал использовать латинский алфавит в своих произведениях. Он предложил использовать диграфы «твёрдые гласные» он отображал диграфами ea, eu, eo,ei. Но «арабисты» не дали ему воплотить в жизнь свой проект. [5]

Однако вскоре Советской властью была проведена латинизация во всех тюркоязычных республиках СССР. С этой целью в Москве был организован специальный «Центральный комитет по новому алфавиту». Первым реальным шагом к латинизации был проект татарско-башкирской латиницы [6] . был опубликован в газете «Эшче» («Рабочий») в 1924 году. Произношение букв было основано на английском алфавите, а специфические башкирские звуки передавались диграфами. Этот проект был отклонён. [5]

В 1924 году в Баку и в 1927 году в Ташкенте были созваны конференции тюркологов. На обеих конференциях татарская делегация, возглавляемая писателем Галимжаном Ибрагимовым, а также казахская делегация, выступали против замены. Третья конференция проходила в Казани. На этот раз татарская делегация согласилась начать переход на латиницу. В апреле 1926 года в Казани начало работу «Общество нового татарского алфавита» («Jaŋa tatar əlifвasь»/«Яңа татар әлифбасы») [7] .

C 3 июля 1927 Яналиф был объявлен официальной письменностью татарского языка. В 1928 яналиф был реформирован и после этого использовался 12 лет. Источники указывают на то, что в нём было 34 буквы, но расходятся в том какой была 34-я буква: был это диграф Ьj или апостроф. Также разные данные существуют о порядке букв в алфавите (Ə ставилось после A или после E, Ь после E или Ƶ, Y после Ş или X) [7] .

Татарский алфавит на основе латинской графики (1927—1939):

В 1939 г. он был заменён кириллическим алфавитом. Стоит отметить, что в течение 12 лет активного использования латиницы, также использовался арабский алфавит (как Яна имла, так и Иске имла). Например, одна Моабитская тетрадь Мусы Джалиля была написна на яналифе, а другая, арабским письмом. Обе тетради были созданы в немецкой тюрьме после официального введения кириллицы.

Также яналиф использовался в нацистской пропаганде. Ограниченно яналиф использовался до пятидесятых годов, пока большинство используемых школьных учебников составляли выпущенные до войны. Яналиф также использовала часть татарской диаспоры, в том числе татарская служба радио «Свободная Европа».

Новый татарский алфавит условно называется «Яналиф-2» (от названия первого татарского латинского алфавита «Яналиф» 1920—30-х гг.). Он принят Законом Республики Татарстан от 15 сентября 1999 г. № 2352 «О восстановлении татарского алфавита на основе латинской графики», однако действие указанного закона было приостановлено Постановлением Конституционного суда Российской Федерации от 16 ноября 2004 г. № 16-П. Так или иначе, «Яналиф-2» первоначально широко использовался, на нём выходила учебная и справочная литература по татарскому языку и т. п.

Примечание. До недавнего времени в Юникоде отсутствовала буква N n «с хвостиком» (англ.) русск. , поэтому в компьютерных текстах применялась аналогичная буква Ŋ ŋ (latin letter eng). N n «с хвостиком» включена в версию Юникода 6.0 на позициях A790 и A791 (latin capital letter n with descender, latin small letter n with descender).

Дальнейшее развитие

28 декабря 2004 года решением Верховного суда РТ было удовлетворено заявление прокурора РТ о признании закона N 2352 «О восстановлении татарского алфавита на основе латинской графики» недействующим. Таким образом, просуществовав чуть более 5 лет, с 22 января 2005 года татарская латиница 1999 года официально перестала использоваться [8] .

29 июня 2011 года на заседании комитета Госсовета РТ по культуре, науке, образованию и национальным вопросам был рассмотрен проект закона РТ «О внесении изменений в Закон РТ „О восстановлении татарского алфавита на основе латинской графики“». Речь не шла о замене кириллицы на латиницу, а фактически вместо введения нового алфавита предлагалась просто официальная система научной транслитерации с арабского и кириллического татарских алфавитов на латиницу. При этом дополнительные буквы отличаются от Яналифа-2 1999 года в сторону сближения с турецким и общим тюркским алфавитом [9] [10] [11] .

Другие варианты

Поскольку в большинстве шрифтов отсутствуют 3 буквы нового латинского алфавита, в интернете используются Ä для обозначения Ә, Ö — для Ө, Ñ — для Ң. Такой подход использует алфавит Заманалиф, а также свою оригинальную орфографию, отличную от официальной.

Кроме того, получила в Интернете распространение система письма Иналиф. «Интернет-алфавит» Иналиф (от слов Интернет и тат. әлифба ), который получил распространение в 2003 году, похож на Яналиф. Главная цель этого алфавита состояла в том, чтобы иметь возможность вводить и обрабатывать татарские тексты с помощью стандартной английской клавиатуры и без использования диакритических знаков.

О конфликте вокруг перехода на латинский алфавит

В конце 1980-х годов (период гласности и перестройки) некоторые татарские лингвисты и писатели начали поднимать вопрос о возвращении к латинице.

Стремление к языковому суверенитету

Вопрос о введении латинской графики в Татарстане был поднят уже в начале 1990-х годов. Второй Всемирный конгресс татар, прошедший в Казани в 1997, рекомендовал республиканским властям принять закон о восстановлении татарского алфавита на основе латиницы.

15 сентября 1999 Госсовет (парламент) Татарстана принял закон «О восстановлении татарского алфавита на основе латинской графики», который вступил в силу 1 сентября 2001.

Предполагалось, что переход с кириллицы на латинский алфавит будет проходить поэтапно в течение целого десятилетия. С осени 2000 латиница применяется в ряде школ в виде эксперимента. До 2011, когда планировалось завершить переход на латинский алфавит, печатная продукция должна была издаваться как на кириллице, так и на основе латинского алфавита.

Отмена решения федеральными властями

15 января 2002 года Государственная Дума Российской Федерации внесла поправку в Федеральный Закон «О языках народов РФ», которая установила, что графической основой государственного языка РФ и всех государственных языков республик РФ является кириллица.

В октябре 2004 года Конституционный суд Российской Федерации приступил к рассмотрению нескольких вопросов, касающихся статуса татарского языка.

Первый вопрос касался конституционности норм законов Республики Татарстан «О языках народов Республики Татарстан» и «Об образовании» в отношении изучения татарского языка в дошкольных, школьных и средних специальных учебных заведениях.

Глава Госсовета Республики Татарстан Фарид Мухаметшин сообщил в суде, что в местах компактного проживания татар (в основном в сельской местности) все предметы преподаются на татарском языке. В школах для национальных меньшинств все предметы также преподаются на коренных языках, например на чувашском. В связи с тем, что русскоязычное население Татарстана составляет 47 % против 53 % татарского, в целях «сохранения самобытных языков» власти республики приняли программу обучения двум государственным языкам — русскому и татарскому — в равных объёмах. При этом в вузах Татарстана преподавание ведётся не только на русском языке, но и частично на татарском, а делопроизводство — на русском и татарском языках одновременно.

Второй вопрос рассматривался с подачи Верховного суда и парламента Республики Татарстан — они просят признать неконституционными нормы Закона РФ «О языках народов РФ», сделавшего кириллицу обязательной для всех языков России. Госсовет и Верховный суд Татарстана убеждены, что решать, какой будет графическая основа у национального языка, субъект Федерации может самостоятельно.

Решение Конституционного суда

16 ноября 2004 Конституционный суд РФ признал право органа федеральной законодательной власти устанавливать графическую основу государственных языков народов России, отклонив тем самым попытки властей Татарстана перевести татарскую письменность с кириллицы на латиницу.

Суд отметил, что установление единой графической основы государственных языков народов России «легитимирует исторически сложившиеся реалии», «обеспечивает — в целях сохранения государственного единства — гармонизацию и сбалансированное функционирование общефедерального языка и государственных языков республик» и в то же время не препятствует «реализации гражданами России прав и свобод в языковой сфере».

Конституционный суд отметил, что изменение графической основы допустимо, если оно «отвечает историко-культурным, социальным и политическим реалиям и интересам многонационального народа России». Но решение такого вопроса республикой в одностороннем порядке может привести «к ослаблению федеративного единства и ограничению прав и свобод граждан, в том числе проживающих за пределами данной республики, для которых данный язык является родным» [12] .

После оглашения решения глава Госсовета Республики Татарстан Фарид Мухаметшин сообщил, что власти республики не намерены больше обращаться по данному вопросу в какие-либо суды, включая Европейский.

“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

(Казан, 21 гыйнвар, ”Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). “Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында букинист Таһир Тайсинның китап склады белән танышты. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

“Чәйлик – татарча сөйләшик” аралашулар клубында татарчаны камил белүчеләр дә, яңа өйрәнеп килүчеләр дә бар. Аларның максаты – татар телен камилләштерү һәм татарча аралашуны арттыру. Клубның соңгы җыелышу урыны – букинист Таһир Тайсинның китап склады иде. Иң элек “чәйлик”челәр китап базары белән танышып, үзләрен кызыксындырган җыентыкларны сатып алдылар. Таһир Тайсинның китап складына эләккәч, әлеге базарның килеп чыгу тарихы турында әңгәмә булды. Базар үзе 1970нче елларда барлыкка килгән икән, анда һәр якшәмбе көнне кызыклы китап табып була.

“Яхшы китапка тап булу өчен иртәрәк килергә кирәк,” – ди Таһир Тайсин. Ул үзе китап җыю белән инде 25 ел дәвамында шөгыльләнә, Казанда китапларны 10 ел элек җыя башлаган.

“Иң беренче кызыксынган китабым Муса Җәлил турында язылган 1962нче елгы “Маленький Муса” булды. Ул вакытта Пермьдә яши идем. Бүген берничә мең китабым бар: күбесе рус телендә, ләкин татарча язылганнары да әз түгел”.

Таһир Тайсин букинист һөнәренең үзенчәлекләре һәм, гомумән, үзенең язмышы турында сөйләде.

“Чәйлик”челәр очрашу барышында 1930нчы елларда басылган латин хәрефле татарча китаплар белән танышты, иске татар имләсе турындагы дәресне тыңлады, үз исемнәрен иске имләдә язарга өйрәнде. Телне камилләштерү максатыннан төрле уеннар үтте. Очрашу китаплар һәм татар теле турында сөйләшеп, чәй эчү белән тәмамланды.

Это интересно:

  • Правила общения с огнем 8 правил общения с инспектором ГИБДД Советы, которые помогут избежать конфликта на дороге В этой статье не будет юридических тонкостей и фраз, которые нужно заучить, чтобы припугнуть инспектора. Этот материал, скорее, про человеческие отношения между инспектором и водителем. Чтобы […]
  • Реестр покрытий транснефти ООО «НИИ Транснефть» Реестр ОВП Вся номенклатура продукции закупаемой в системе организаций «Транснефть» разделяется на две категории: продукция, документация на которую подлежит экспертизе в ООО «НИИ Транснефть » и включению в Реестр основных видов продукции, закупаемой ПАО […]
  • Срок рассмотрения жалобы в конституционном суде Стадии конституционного судопроизводства I. ПРОВЕРКА ЖАЛОБЫ СЕКРЕТАРИАТОМ КС РФ Сразу после подачи жалобы в КС РФ, она попадает в Секретариат, который проверяет ее на предмет соответствия формальным критериям допустимости обращений в КС РФ, отсеивая те из них, которые либо не отвечают […]
  • Штрафы гибдд другой регион Придет ли штраф за нарушение ПДД в другом регионе или стране 27 июня 2017 1:00 1 Берете за границей авто в аренду или едете на своем - не быкуйте на дорогах. Штраф в валюте доберется до вас через любые границы. Фото: ZUMAPRESS.com/globallookpress.com Сначала - о России . Все дорожные […]
  • Квитанция оплате госпошлины заграничный паспорт Заполнение квитанции для оплаты госпошлины за получение загранпаспорта Оформляете заграничный паспорт и не знаете, понадобится ли вам квитанция на оплату госпошлины на загранпаспорт? На одних сайтах пишут, что она больше не является обязательным документом для предъявления в ФМС, на […]
  • Сайт арбитражного суда гперми Арбитражный суд Пермского края В Пермскую губернию входили следующие территории: полностью нынешняя область, частично Курганская, Тюменская области. Город Екатеринбург был уездным городом Пермской губернии, где действовал уездный суд. Город Оса (упоминаемый в справке) находился и […]
  • Ликвидация за медика элез Sokolieds.ru Юридические консультации Ликвидация элез штурмовик 24.02.2018 admin Как пройти ликвидацию в Варфейс (тактика + видео от Элис) Данная спецоперация появилась в игре без малого 3 года назад и, казалось бы, все давно должны знать, как ее пройти. Но как бы не так. Многие игроки […]
  • Осаго в жасо краснодар ЖАСО - отзывы Краснодар Не ожидал такого внимания, отзывчивости, порядочности Вид страхования: осаго Хочу выразить слова благодарности сотрудникам Сочинского филиала ЖАСО. Честно сказать, не ожидал такого внимания, отзывчивости, порядочности. Далеко не часто сталкиваешься с такими […]

Author: admin